21 октябрьдән 29 октябрьгә кадәр Шәгалиева Әлфия Равил кызы һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Зәйдуллина Алия Солтангалиевна "Мәгариф оешмасында тәрбия эшчәнлеге белән идарә итү" дигән квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа буенча укулар уза, ул Кырым Республикасында "Артек" МДЦда уза. Биредә бөтен Россиядән идарә командалары җыелды. Конкурста сайлап алу узган 13 мәктәп Татарстан командасын тәкъдим итә. Базарлы Матак гимназиясе командалары арасында.