«Әлки хәбәрләре» район газетасына язылу дәвам итә

2023 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

Район газетасы һәрвакыт халык белән бергә булды. Ул кешеләр турында яза, район тормышыннан күп төрле мәгълүмат җиткерә, аларның мәнфәгатьләрен кайгырта. Район газетасы - безнең төбәкнең тулы мәгънәдә елъязмасы. Безнең бик күп ышанычлы дусларыбыз бар, күп еллар дәвамында гәҗит язучылар.

Шунысы игътибарга лаек, район газетасына язылып, бер үк вакытта ике газета аласыз. Җомга көнне сезнең йортларыгызга «Әлки хәбәрләре» белән бергә «Атна вакыйгалары» дигән өлеш килә. Аның битләрендә телевидение программасы, ил һәм республика тормышыннан яңалыклар, башка кызыклы материаллар бастырыла.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Газетабыздан аерылмассыз һәм киләсе елда «Әлки хәбәрләре» белән бергә булырсыз дип өметләнәбез. Газетага почта бүлекчәләрендә, почтальоннар аша һәм электрон формада язылырга мөмкин. Укучылар өчен алты айга язылу бәясе - 861,66 сум, оешмалар өчен - 951,60 сум.

Язылыгыз, укыгыз, "Әлки хәбәрләре" - сезнең газетагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International