Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә торак йорт төзеп буламы?

2023 елның 27 октябре, җомга

Татарстан Росреестры "Сез сорадыгыз - без җавап бирәбез" дигән рубриканың яңа чыгарылышын әзерләде. Анда безнең ведомство белгечләре күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан керә торган сорауларга җавап бирә. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлеге милкендә. Анда индивидуаль торак йорт төзергә мөмкинме?

- 2026 елның 1 мартына кадәр гражданнарның бакчачылык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлегендә индивидуаль торак төзелеше өчен яисә торак пункт чикләрендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен төзелгән торак яисә бакча йортына хокукларны дәүләт кадастр исәбенә алу һәм (яисә) дәүләт теркәвенә алу рөхсәт ителә. Сезнең җир кишәрлеге авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр чикләрендә урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International