«Кече һәм урта эшкуарлык» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Мой бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә кондитер һәм азык-төлек продукциясе җитештерү белән шөгыльләнүче үзмәшгульләр һәм эшмәкәрләр өчен түләүсез хезмәт ачты.
Әзер кулинар, икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләрен әзерләгәндә иминлеккә карата барлык таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча инструкция һәм үзтикшерү буенча Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча экспертлары тарафыннан эшләнгән.