Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ (Федераль дәүләт бюджет учреждениесе) түбәндәгеләр керде:
2023 елның 30 октябреннән 18 сәгатьтән 31 октябреның 18 сәгатькә кадәр
2023 елның 30 октябре кичендә, 31 октябре төнендә һәм көндез Әлки районы территориясендә урыны белән: дымлы кар, кыска вакытлы буран, бозлы яңгыр, бозлавык, томан, 15 м/с кадәр көчле җил көтелә.
2023 елның 31 октябрендә Казанда урыны белән: төнлә һәм иртән дымлы кар яуу, зәгыйфь буран, бозлы яңгыр, бозлавык; иртән һәм көндез томан көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне хәбәр итә:
Бозлавык вакытында
Аз тайгак аяк киеме әзерләгез. Ашыкмыйча сак хәрәкәт итегез, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен аяк астына басыгыз. Олы яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр дә сез таеп китсәгез, егылу биеклеген киметү өчен утыру тәкъдим ителә.
Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркынычлык тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктау кирәк булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк. Кискен тормозлаудан да сакланыгыз. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шулай итеп сез артыгыздагы хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрнең кисәтүче сигнал бирә аласыз. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына һәм шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк. Барлык оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күрүчәнлек жилетын кулланыгыз.
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны билгеләнгән урында гына чыгарга һәм юлны кисеп чыкмаска тәгдим ителә, чөнки юлның тайгак булуы аркасында автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Транспорт агымына каршы гына барырга. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.
Машина йөртүчеләргә:
1. Бу шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә - узышудан, алданрак китүдән, артык үзгәртеп корулардан баш тартырга кирәк;.
2. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиналарның торышына игътибар итәргә кирәк;
3. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга, туктау булганда тизлекне әкренләп киметергә кирәк.
4. Тормоз педаленә берничә тапкыр басыгыз, шулай итеп сез артыгыздагы хәрәкәт итүче машина йөртүчеләрнең кисәтүче сигналын бирә аласыз.
5. Барлык оптика эш хәлендә булырга тиеш.
6. Хәрәкәт күп булган урыннарда, мәктәпләр янында, юл чатында һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм түбәнлекләрдә куркынычсызлык тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итегез.
Җәяүлеләргә киңәш ителә:
1. Урамнар һәм юллар аша үткәндә бик игътибарлы булырга;
2. Урамны билгеләнгән урында гына чыгарга һәм юлны кисеп чыкмаска тәгдим ителә, шуны истә тотарга кирәк: күрү мөмкинлеге җитмәү һәм юлның тайгак булуы аркасында машина йөртученең транспорт чарасын туктату өчен күбрәк вакыт кирәк;
3. Юл аша чыгу өчен, мөмкин булганча, җир өстендәге яки җир астындагы җәяүлеләр үтүләрен генә кулланырга;
4. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмагыз;
5. Транспорт агымына каршы гына барырга;
6. Югары күрүчәнлектәге жилет кулланырга яки киемгә яктылык кайтаручы элементлар беркетергә.
Буран вакытында:
Табигатьтә актив ял яратучыларга үзләре белән элемтәнең төзек чараларын, навигация приборларын алырга киңәш ителә. Күренеш начарайганда, урында ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгызы гына чыгу тыела. Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая баруыгызны һәм кайчан кайтуыгызны хәбәр итегез. Машиналарда зур юллардан һәм шоссе буенча гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыкканда, аннан ерак читкә китмәгез. Юлда туктап калганда, берничә мәртәбә өзе-өзек тынгысыз сигнал бирегез, капотны күтәрегез яки антеннага якты тукыма элегез, машинада ярдәм көтегез. Шул ук вакытта моторны кабызылган килеш калдырырга мөмкин, вентиляцияне тәэмин итү һәм углерод газы белән агуланмас өчөн машинаның тәрәзәсен әз генә ачып калдырырга була. Әгәр дә сез торак пункттан читтә җәяү йөргәндә ориентацияне югалтсагыз, беренче туры килгән йортка керегез, кайда икәнегезне ачыклагыз һәм, мөмкин булса, буран беткәнне көтегез. Әгәр дә сез көч хәленнән китсәгез, ышык булган урынны эзләгез һәм анда калыгыз. Үзегезгә таныш булмаган кешеләр белән аралашканда игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки табигать афәтләре вакытында автомобиль, фатир һәм хезмәт биналарыннан урлаулар саны кискен арта.
Әгәр дә сез көчле көртәләр шартларында бинада бикләнгән булсагыз, сак кына, паникасыз, көртәләрдән үзегез чыгу мөмкинлеге бармы-юкмы икәнен ачыклагыз (булган инструменттан һәм кул астындагы чаралардан файдаланыгыз). Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсе органнарына (ГО и ЧС) яки торак пункт администрациясенә заносларның характерын һәм аларның мөстәкыйль сүтү мөмкинлекләре турында хәбәр итегез. Әгәр дә кар өемнәрен алып булмаса, коткару подразделениеләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиотапшыру кабул итүчене (телевизор) кабызыгыз һәм җирле хакимиятнең күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасларын экономияләү өчен чаралар күрегез.
Машина йөртүчеләр өчөн
Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга сәяхәт планлаштыручыларга, үз машиналарының техник торышына аеруча игътибар итәргә тиеш. Алдагы тәүләкләр өчен һава торышын ачыклагыз - сәяхәт вакытына карап. Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга сәяхәт итәргә ниятләүчеләргә елның салкын вакытында озак вакытлы бару алдыннан машинаның җылылык изоляциясе турында алдан ук кайгыртыгыз. Сәяхәт алдыннан двигатель һәм аккумулятор эшеләвен тикшерегез, ягулык туплагыз, яхшы антифриз салыгыз. Тикшерелмәгән АЗСларда ягулык салмаска кирәкми, чөнки сыйфатсыз ягулык рәхимсез шаярырга мөмкин. Алдан ук җылы әйберләр һәм ашау ризыклар белән тупланырга кирәк, кәрәзле телефон өчөн зарядка җайланмасын онытмагыз.
Насос, буксирлы трос, баллон ачкычы һәм домкрат булуын тикшерегез. Багажникка «прикуривание» өчен чыбыклар комплектын куярга онотмагыз. Әгәр дә акча мөмкинлеге бар икән - компакт литий батареясы нигезендә пуск-заряд җайланмасы булу яхшы.
Ашыгыч ярдәм комплекты
Ашыгыч ярдәм комплектында: кесә телефон очөн зарядлау җайланмасы һәм запас аккумулятор, җылы кием һәм юрганнар, алгы тәрәзәдән кар һәм бозны бетерү өчен щетка, кирәк булганда тәгәрмәчләрне кардан азат итү өчен кечкенә көрәк; кул фонаре һәм аңа батареялар комплекты, даруханә, азык-төлек һәм эчемлек, балта һәм катлаулы пычкы, «коры ягулык» пакеты, зажигалка, мини-мич һәм чүлмәк булырга тиеш.
Төгәлләнгән юл маршрутын һәм якынча килүнең вакытын хәбәр итегез.
Сәфәр алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга төгәлләнгән маршрут һәм кире кайту вакыты турында хәбәр итәргә кирәк. Әгәр юлда бәла килеп чыкса, заманча элемтә чараларыннан файдаланырга кирәк – бу коткару бүлекләренең реакөия вакытын шактый тизләтәчәк. Коткаручылар белән элемтәгә кергәч, сез урнашкан урынны, җирлекнең аерым билгеләрен, машинадагы кешеләрнең санын, яшен күрсәтергә тиеш, арагызда авыру булган кешеләр, балалар бармы-юкмы икәнен эйтергә кирәк, үзегезнең һәм якыннарыгызның контакт телефоннарын хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын саклау өчен чаралар күрегез.
Игътибарлы һәм сак булыгыз!