«2022 - 2025 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы 2023 елның 7-8 ноябрендә «НавеСеле» авыл яшьләренең республика форумын үткәрә.

Форумның төп максаты - авыл территорияләренә инвестицияләр җәлеп итү коралы буларак авылның социаль-мәдәни брендын булдыру, шулай ук урыннарда яшь креатив кадрларны беркетүне стимуллаштыру. Форумның беренче көне мәгариф программасына багышланган, икенче көнне катнашучылар командаларга берләшәчәк һәм үз медиа кейсларын эшләячәк. Иң яхшы командалар оештыручылардан бүләк җыелмалары белән бүләкләнәчәк.

Форумда катнашуга 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре вәкилләре чакырыла. Форумда катнашу өчен 05.11.2023елга кадәр түбәндәге сылтама буенча электрон заявка тутырырга кирәк: https://clck.ru/36DzEH. 

Форумны уздыру чорында яшәү, туклану һәм белем бирү программасы кабул итүче як акчалары исәбеннән, үткәрү урынына барып җитү һәм кире кайту белән тәэмин ителә (Казан шәһәре, Идел буе районы, Петровский торак массивы, Үзәк урам, «Регина» кунакханәсе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International