Яшьләрнең бөтенсоюз коммунистик берлеге 1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләре берлекләренең бөтенроссия съезды вакытында төзелә. ВЛКСМ үзенең яшәү дәверендә яшь буынны тәрбияләү мәктәбе булган. Нәкъ менә комсомолда дисциплина, эшкә сәләт, аңлылык, коллективизм һәм патриотлык кебек кыйммәтләр тәрбияләнгән.
1991 елда оешма самороспуск турында игълан итүенә карамастан, комсомол тарихы яшәвен дәвам итә.
30 октябрь көнне Әлки район мәдәният йортында "Комсомолның мактаулы юлы" дигән тематик кичә узды.