Әни-без тормышта әйткән беренче сүз. Әниләр көне - барлык бәйрәмнәрнең иң дулкынландыргыч көне. 1998 елдан башлап Россиядә ноябрьнең һәр соңгы якшәмбесендә Әниләр көнен билгеләп үтәләр, чиксез мәхәббәт, хезмәт, кайгырту, сабырлык һәм әниләрнең фидакарьлегенә бирәләр. Буыннан — буынга һәр кеше өчен әни-тормышның иң төп кешесе.
Бу көн кысаларында Әлки муниципаль районы мәдәният учреждениеләрендә концерт кичәләре, конкурс программалары, мастер-класслар һәм әңгәмәләр узды.