Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация - кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! ФДБУ «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " ннэн метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация- кисәтү килде:
2024 елның 23 ноябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә көчле көньяк, көньяк-көнбатыштан җил 15-20 м/с, 22 ноябрьдә 02-23 сәгатьләрдә урыны белән бик көчле җил 25 м/с кадәр булыр дип көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1.Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2.Әгәр көчле җил Сезне урамда вакытта башланса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез.Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал.Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.
3.Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
4.Зур агачлар янында булырга алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5.Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Югары катларның тәрәзәләреннән төшеп ватылган пыялалар, шулай ук җил өзеп алган түбә һәм лепка декоры элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк.
8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк
Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла – казага очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе , шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең" ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.