Базарлы Матак урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары ГТО нормаларын тапшыра башладылар. Балалар үзләрен түбәндәге ГТО сынауларында сынадылар: ятканда кулларны бөгеп җәю, урыннан озынлыкка сикерү, гимнастика эскәмиясендә алга авышу.Күп кенә балалар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм нормаларны бик яхшы үтәделәр.