Очрашу барышында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. "Бу проектны без алтынчы ел рәттән «Бердәм Россия» партиясе депутат берләшмәләренең Республика Координация советы инициативасы белән гамәлгә ашырабыз, аны ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов җитәкли.Беренче өч елда без депутат фракцияләре тәҗрибәсен генә өйрәндек, хәзер без шулай ук авыл һәм шәһәр җирлекләрендәге депутат төркемнәре тәҗрибәсен өйрәнәбез», - дип сөйләде партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Светлана Гыйниатуллина."Иң яхшы депутатлар төркеме" номинациясендә Әлки районы Ташбилге авыл җирлеге Советында «Бердәм Россия» партиясе депутатлар төркеме 1 урынны яулады (җитәкчесе – Әхмәдиев Рәмзил Фәргать улы)."Иң яхшы депутат фракциясе" номинациясендә Әлки районы Советында «Бердәм Россия» партиясе депутат фракциясе абсолют җиңүче, Гран-при иясе булды (җитәкчесе – Билалов Рәшит Абрарович).