Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация - кисәтү

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

 

Хөрмәтле гражданнар!  ФДБУ «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " ннэн  метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-  кисәтү килде:25 ноябрьдә18 сәгатьтән.2024 елның 26 ноябре сәгать 10 га кадәр.

2024 елның 25 ноябрендә кич белән, төнлә һәм 26 ноябрендә иртән Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә урыны белән томан көтелә

.Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

Томан вакытында:

Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә  башка полосага  кучудэн ,  алдан барган машиналарны узып китүләрдән, автомобильлэрне алга җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Томан шартларында күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы аркасында  килеп чыга

Томанның вакытында  ераклыкны алдаулы булуын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.

Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кинэш ителэ

Тормоз педаленә берничә тапкыр басып  сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

    Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә башка полосага  кучудэн, алда барган машиналарны узып китүләрдән, баш тартырга. Тормозга  кинәт басмаска, туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басып,  сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк.

Мөмкин булганча сәфәрләргэ баруны кичектереп торыгыз, табигатьтэ озак йорудзн баш тартыгыз.

Теләсә нинди бәла – казага очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе , шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International