Татарстанда җир кишәрлекләре хуҗалары өчен Кайнар линия узачак

2024 елның 27 ноябре, чәршәмбе

27 ноябрьдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры белгечләре җир законнарын үтәү мәсьәләләре буенча республика халкыннан шалтыратулар кабул итәчәк.

Кайнар линия телефонына шалтыратучылар җир кишәрлегеннән файдаланганда бурычлары һәм җаваплылыгы турында   әгәр хокук бозылган икән, тикшерүләргә мораторий шартларында нишләргә,     җир законнарын бозган өчен штрафлар нинди очракларда һәм нинди күләмдә исәпләнә һ. б.  турында     белә алачак.

Җир законнары өлкәсендәге бу һәм башка мәсьәләләр буенча Казанда 8 (843) 255-25-71 телефоны буенча киңәшләшергә була.Шулай ук кайнар линияләр республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында да оештырылачак. Телефон номерлары Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенеңrosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында Гражданнар мөрәҗәгате Кайнар линияләр. бүлегендә урнаштырылган.

Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез! Иң популяр җаваплар ведомствоның рәсми ресурсларында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International