Бүген, 3 декабрьдә, Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә.

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Бу көн инклюзив җәмгыятьнең кыйммәтенә игътибар итәргә чакыра, анда һәр кеше, физик мөмкинлекләренә карамастан, тигез хокукларга һәм сайлау ирегенә ия.Тәрбия буенча директор киңәшчесе Горшунова И.Н. Иске Матак мәктәбе укучылары өчен «Чикләрсез җәмгыять» исемле кинолекторий оештырды.Чара барышында укучылар инвалидлык темасына кагылышлы мультфильмнар карадылар.Аннан соң мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид кешеләргә ярдәм итү чаралары турында әңгәмә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International