2024 елның 10 ае йомгаклары буенча районның алкоголь базарындагы вәзгыять

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Агымдагы елның гыйнвар-октябрь айларында барлыгы 16,2 мең дал алкоголь продукциясе сатылган, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда сату 1% ка кимегән.

Читтән кертелә торган алкоголь продукциясе буенча сату үсеше 1% ка, читтән кертелә торган аракы буенча – узган елның шул ук чорына карата 30% ка кимү күзәтелә.

Республикада җитештерелгән алкоголь продукциясен сату 1% ка, аракы буенча сату 2% ка кимеде.

Агымдагы елның гыйнвар-октябрь айларында җан башына алкоголь продукциясен сату күләме 9,0 литр тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 100% тәшкил итә.

Агымдагы елның 10 аенда территориаль орган белгечләре Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә алкоголь һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча тикшерү чаралары барышында алкоголь продукциясен билгеләнгән үрнәктәге маркалардан башка ташуны ачыклады.

Легаль булмаган әйләнештән 25 литр алкогольле һәм спиртлы продукция алынган.

2022 елның 10 мартындагы РФ Хөкүмәтенең "Дәүләт контролен (күзәтчелеген), муниципаль контрольне оештыру һәм гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында" гы 336 номерлы карары нигезендә түбәндәге профилактик чаралар үткәрелде: хуҗалык итүче субъект өчен 1 профилактик визит, 1 консультация, мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 14 кисәтү игълан ителде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International