Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге республика халкын мошенниклардан кисәтә!

2024 елның 11 декабре, чәршәмбе

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге телефон аша мошенниклык очраклары саны арту турында кисәтә.Гражданнар үзләренә килгән шалтыратулар турында РСФның Татарстан Республикасы буенча   бүлегенә хәбәр итә, анда билгесез затлар, үзләрен Фонд хезмәткәрләре дип таныштырып, аларның пенсия алу өчен хезмәт стажы җитәрлек түгел дип раслыйлар.Мәгълүматларны раслау өчен алар Россия Социаль фондының  Татарстан Республикасы буенча бүлегенә яисә МФЦга кабул итүгә язылуны таләп итә, ә аннары SMS-хәбәрләрдән кодлар соратып алалар.Фонд хезмәткәрләре мондый сөйләшүләрне кичекмәстән туктатырга чакыра, чөнки сүз мошенникларның гамәлләре турында бара.Шуны истә тотарга кирәк: Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре хәбәрләрдән шәхси мәгълүматларны, банк карталары номерларын, парольләрне яисә кодларны бирүне сорамыйлар.Әгәр сезгә мондый сораулар белән шалтыратсалар, сак булыгыз һәм бу хакта олы яшьтәге туганнарыгызга һәм танышларыгызга хәбәр итегез.РФС Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин ассызыклаганча, фондның барлык хезмәтләре фәкать клиент хезмәтләре, КФҮ яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша гына күрсәтелә.

«Безнең хезмәткәрләр гражданнар йортларына нинди дә булса түләүле хезмәтләр тәкъдим итеп йөрми, барысы да тулысынча бушлай башкарыла»,- ДИП билгеләде ул.

Актуаль яңалыклар белән Сез безнең ВКонтакте, Сыйныфташлар социаль челтәрләрдә һәм Telegramда таныша аласыз, шулай ук Россия Социаль фонды бүлекчәсенең Татарстан Республикасы буенча Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1. (дүшәмбе- пәнҗешәмбе 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга  08.00 дән 15.45 кә кадәр).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International