Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлеге ел башыннан төбәкнең 470 230 кешесенә хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре буенча миллионнан артык түләү башкарган.Бу максатларга барлыгы 11 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән.2022 елдан башлап хезмәткә сәләтсезлек кәгазе күбесенчә электрон рәвештә рәсмиләштерелә. Компанияләр хезмәткәрләрнең хастаханә кәгазьләре турында мәгълүматны цифрлы форматта ала, бу кәгазь эш күләмен киметә һәм белешмәләрне тутырганда хата җибәрү ихтималын киметә.Авыруның беренче өч көнен эш бирүче үз акчасыннан, ә аннан соңгы көннәрен социаль Фондның Татарстан бүлеге түли.Медицина оешмасы больничныйны япкач, ә эш бирүчедән Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлегенә кирәкле мәгълүматлар килгәч, пособие 10 көн эчендә билгеләнә. .Хезмәткәрләр үз чиратында банк счетына яисә почта бүлекчәсе аша хезмәткә сәләтсезлек кәгазьләре буенча түләүләрне мөрәҗәгатьләрсез һәм нинди дә булса документлар бирмичә алалар.
"Хастаханә кәгазе турындагы мәгълүматлар дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта бар. Татарстанлылар аны ача, озайта, яба, пособие күләме һәм башка мәгълүматларны күзәтә ала»,-дип билгеләде РСф Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин
Пособие күләме алдагы ике елдагы уртача хезмәт хакына һәм иминият стажына бәйле.Биш елдан кимрәк стаж булганда уртача хезмәт хакының 60% ы (көненә 2423,83 сумнан артмаска тиеш), биш елдан сигез елга кадәр стаж булганда — 80% (көненә 3231,78 сум) түләнә.Стаж сигез елдан артып китсә (көненә 4039,73 сумнан артмаса), уртача хезмәт хакының 100% ы күләмендә больничный түләнә.
Актуаль яңалыклар белән Сез безнең ВКонтакте, Сыйныфташлар социаль челтәрләрдә һәм Telegramда таныша аласыз, шулай ук Россия Социаль фонды бүлекчәсенең Татарстан Республикасы буенча Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1. (дүшәмбе- пәнҗешәмбе 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга 08.00 дән 15.45 кә кадәр).