Балаларны тәрбиягә алган 299 гаилә бер мәртәбә бирелә торган пособие алды

2024 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Быел тәрбиягә балалар алган 299 гаилә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегеннән бер тапкыр бирелә торган түләү алды.Әлеге максатларны тәэмин итүгә 11,5 миллион сумнан артык акча юнәлдерелгән.Баланы гаиләгә тәрбиягә биргәндә бер мәртәбә бирелә торган пособие — ул балаларны уллыкка алучылар, шулай ук аларның опекуннары, попечительләре яки тәрбиягә алган ата-аналар хокуклы булган ярдәм чарасы.Шул ук вакытта алар РФ гражданнары булырга һәм Россия территориясендә даими яшәргә тиеш.

"Түләү бер тапкыр бирелгәнгә күрә, ул билгеләнгән күләмдә бирелә. Татарстанда бу - 24604,30 сум.Берьюлы берничә баланы уллыкка/кызлыкка алганда, пособие һәр балага каралган.Әгәр гаилә инвалид баланы, җиде яшьтән өлкәнрәк баланы, шулай ук бертуган һәм апалы-сеңелле балаларны уллыкка алса, бер тапкыр бирелә торган түләү суммасы 187996,90 сум тәшкил итә»,- дип билгеләде Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

Бер мәртәбә бирелә торган пособие алу өчен гариза белән Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтенә яисә МФЦга мөрәҗәгать итәргә кирәк.Мөрәҗәгать итүчедән баланы уллыкка алу турында суд карары күчермәсе таләп ителәчәк, калган барлык документларны Фонд бүлекчәсе белгечләре ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында мөстәкыйль соратып алачак.Шулай ук гаризаны дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирергә яки почта аша җибәрергә мөмкин (бу очракта уллыкка алу турында суд карарының нотариаль таныкланган күчермәсе җибәрелә).

Бик мөһим! Гаризаны уллыкка алу турында суд карары үз көченә кергән көннән алып я опека һәм попечительлек органы опека яки попечительлек билгеләү турында карар чыгарган көннән, я баланы гаиләгә кабул итү турында шартнамә төзелгән көннән алып 6 ай эчендә бирергә кирәк.Пособие билгеләү турындагы карар тиешле гариза алынганнан соң 10 эш көне эчендә кабул ителә.Кирәкле документлар һәм белешмәләр булмаганда, карау срогы 20 эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин.Әгәр гаризада дөрес булмаган белешмәләр күрсәтелсә, я аны теркәгән көннән алып 5 эш көне эчендә документлар тапшырылмаса, пособие билгеләүдән баш тарту турында Карар кабул ителәчәк.Әгәр сезнеҗ сорауларыгыз булса,Россия Социаль фонды бүлекчәсенең Татарстан Республикасы буенча Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча консультация ала аласыз: 8-800-1-00000-1. (дүшәмбе- пәнҗешәмбе 08.00 дән 17.00 гә кадәр, җомга  08.00 дән 15.45 кә кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International