Россия Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе коммерциячел булмаган оешмаларга «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә https://nco.minjust.gov.ru/ яңа порталның старт алуы турында хәбәр итә.
Аның ярдәмендә коммерциячел булмаган оешмалар Россия Юстиция министрлыгына электрон рәвештә хисап бирергә, шулай ук шәхси кабинетлар аша үз уставларының гамәлдәге редакцияләрен бастырып чыгарырга мөмкин.