Хөрмәтле гражданнар! ФДБУ «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " ннэн метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация- кисәтү килде:
2024 елның 26 декабрендә 21 сәгатьтән 27 декабрендә 18 сәгатькә кадәр
27 декабрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән бозлавык, 15-18 м/с тизлектәге көчле җил (Казанда 14 м/с кадәр), юлларда көчле бозлавык көтелә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:
Көчле буран вакытында ничек эш итәргә:
Бары тик аерым очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгызы гына чыгу тыела.Гаилә әгъзаларына яки күршеләргә кая баруыгызны һәм кайчан әйләнеп кайтуыгызны хәбәр итегез. Автомобильдә зур юллар һәм шоссе буенча гына хәрәкәт итәргә мөмкин.Машинадан чыкканда аның яныннан күз күреме чикләреннән китмәгез.Юлда туктап, өзек-өзек кычкыртып сигнал бирегез, капотны күтәрегез яки ачык төстәге тукыманы антеннага элеп куегыз, ярдәмне автомобиль салонында көтегез.Шул ук вакытта вентиляцияне тәэмин итү һәм угар газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы ачып, моторны кабызып калдырырга мөмкин.Әгәр дә сез, торак пункттан читтә җәяү йөреп, ориентацияне югалтсагыз, беренче туры килгән йортка кереп, кайда икәнлегегезне ачыклагыз һәм, мөмкин булса, буран беткәнне көтегез.Әгәр хәлегез китсә, ышык урын эзләгез һәм шунда калыгыз.Таныш булмаган кешеләр белән аралашканда игътибарлы һәм сак булыгыз, чөнки табигый бәла-казалар вакытында автомобиль, фатир һәм хезмәт биналарыннан урлаулар саны бик арта.Әгәр дә көчле кар басулар шартларында сез бина эчендә бикләнгән булсагыз, сакланып кына, паникага бирелмичә, кар басулар астыннан мөстәкыйль рәвештә (булган инструментны һәм кул астындагы чараларны кулланып) чыгу мөмкинлеге юкмы икәнен ачыклагыз.Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенә яисә торак пункт администрациясенә кар басуларның характеры һәм аларны мөстәкыйль чистарту мөмкинлеге турында хәбәр итегез.Әгәр кар көртен мөстәкыйль рәвештә алып булмаса, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышып карагыз.Радиотрансляция приемнигын (телевизорны) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез.Җылылыкны саклау һәм азык-төлек запасларын экономияле тоту чараларын күрегез.
Машина йөртүчеләргә
Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга баруны планлаштыручыларга үз автомобильләренең техник торышына аерым игътибар бирергә кирәк.Сәфәр вакытына карап, якындагы - ике тәүлеккә һава торышы фаразын төгәлләштерегез.Елның салкын вакытында озакка юлга чыгарга кирәк икән, автомобильнең җылылык изоляциясе турында алдан кайгыртыгыз.Сәфәр алдыннан двигательнең һәм аккумуляторның эшләвешен тикшерегез, ягулык запасы туплагыз, яхшы антифриз өстәгез.Тикшерелмәгән автозаправка станцияләрендә ягулык салмау мөһим, чөнки сыйфатсыз ягулык усал шаярту уйнарга мөмкин.Алдан ук җылы әйберләр һәм азык-төлек тупларга кирәк, кәрәзле телефон өчен зарядка җайланмасын онытмагыз.Насос, буксирлау тросы, баллон ачкычы һәм домкрат барлыгын тикшерегез.Юлга чыгар алдыннан насос, буксирлау тросы, баллон ачкычы һәм домкрат барлыгын тикшерегез.Багажникка «кабызу»өчен чыбыклар комплектын куярга кирәк.Әгәр чаралар мөмкинлек бирә икән-компакт литий батареясы нигезендә җибәрү-зарядлау җайланмасын булдыру да начар түгел.
Авария комплекты
Авария комплектында түбәндәгеләр булырга тиеш: кәрәзле телефонга зарядкалау җайланмасы һәм запас аккумулятор, җылы кием һәм юрганнар, алгы пыяладан кар һәм бозны чистарту өчен щетка, кирәк була калса тәгәрмәчләрне кардан арындыру өчен кечкенә көрәк; кул фонаре һәм аңа батареялар комплекты, аптечка, ашау-эчү, балта һәм җыелма пычкы. «коры ягулык» төргәге, зажигалка, кечкенә мич һәм котелок.
Баруның төгәлләштерелгән маршрутын һәм килүнең якынча вакытын хәбәр итегез.
Сәфәр алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга юлның төгәлләштерелгән маршрутын һәм әйләнеп кайту вакытын хәбәр итәргә кирәк. Әгәр юлда бәла килеп чыкса, заманча элемтә чараларыннан файдаланырга кирәк-бу коткару бүлекчәләренең реакция вакытын шактый тизләтәчәк.Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә кайда булуны, урынның үзенчәлекле билгеләрен, автомашинада кешеләрнең санын, яшен, авырулар, балалар бармы-юкмы икәнен күрсәтергә, үзеңнең һәм якыннарыңның телефоннарын хәбәр итәргә кирәк.Батарея зарядын экономияләү чараларын күрергә кирәк.
Трассада ватылу булса.
Автомобиль алдына һәм аның артына кисәтү билгеләре куегыз, Бу киселгән агач яки теләсә нинди аерылып торган әйберләр булырга мөмкин.Әгәр машина эшли икән, вентиляцияне тәэмин итү һәм ис газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы ачарга кирәк.Газлар кабина һәм салонның ачык тәрәзәләренә эләкмәсен өчен, машинаны озак тукталышка яки төн кунарга җилгә каршы куярга кирәк, .Үз куркынычсызлыгың өчен шулай ук җил юнәлешен вакыт-вакыт тикшерергә кирәк.Шулай ук төтен торбасының боз белән капланмавын һәм аны кар капламавын күзәтеп торырга кирәк.Әгәр автомобиль ватылган икән, паникага бирелмәгез, ашыгыч оператив хезмәтләрнең бердәм номерын «101»не җыйыгыз, үз проблемагыз турында хәбәр итегез һәм тукталып калган урын координаталарын тапшырыгыз.Җылылыкны саклау һәм булган азык-төлек запасларын экономияле тоту чараларын күрегез.Утын җыярга тырышыгыз, алар булмаса, янучан материаллар яндырырга мөмкин-алар гадәттә шактый күп була.
Җил көчәйгәндә:
1.Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2.Әгәр көчле җил Сезне урамда вакытта башланса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез.Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал.Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.
3.Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
4.Зур агачлар янында булырга алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин.
5.Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Югары катларның тәрәзәләреннән төшеп ватылган пыялалар, шулай ук җил өзеп алган түбә һәм лепка декоры элементлары куркыныч тудырырга мөмкин. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар янында арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшәргә мөмкин булган предметларны алырга кирәк.
8. Торак яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла – казага очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе , шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә