Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы базасында Татарстан Республикасында бурычны реструктуризацияләүгә ярдәм итү Фонды бүлеге ачылды

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

әерле көн! Сезгә хәбәр итәбез, республика предприятиеләренә һәм оешмаларына ярдәм итү эшчәнлеген киңәйтү максатларында ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы базасында Татарстан Республикасында бурычны реструктуризацияләүгә ярдәм итү Фонды бүлеге ачылды. Фонд хезмәтләренә салым органнары һәм (яисә) банклар, башка кредиторлар алдындагы бурычларын вакытында түләп бетерү проблемалары барлыкка килгән яисә банкротлык куркынычы барлыкка килгән республика предприятиеләре ихтыяҗы булырга мөмкин. Әлеге фонд 2022 елда Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм хокукый тикшеренүләргә һәм хокукый белем бирүгә ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә куелган. Фонд үз эшчәнлеген түләүсез нигездә Россия Федераль салым хезмәте белән рәсми партнерлыкта алып бара. Шулай ук фондның партнерлары булып берничә банк структурасы тора. Хәзерге вакытта, Фондның турыдан-туры ярдәме белән, РФ предприятиеләренең 14 млрд. сумга якын бурычы җайга салынган. Фонд бурычлыга ничек ярдәм итә ала: • Салым бурычын кичектерү, кичектереп тору (РФ Салым Кодексының 64 маддәсе буенча) • Россия Федераль салым хезмәте һәм (яисә) башка кредиторлар катнашында дөньяви килешү • Банк бурычын һәм башка бурычны реструктуризацияләү ü Фондның партнер банкларында рефинанслауга/кредитлауга ярдәм итү ü РФ НК 64 маддәсе нигезендә килешү төзү яки кичектереп түләү өчен банк гарантиясен алуда ярдәм, дәүләт контракты төзү Фондның эш кагыйдәләре: Фон Фонд эчке корпоратив бәхәсләрне, бурыч суммасын билгеләү турындагы бәхәсләрне (шартнамә шартларын, дәүләт хакимияте органнарының хокукый актларын, шул исәптән Россия Федераль салым хезмәтенең хокукый актларын дәгъвалау) карамый. Ф фонд мөрәҗәгатен карау өчен мәҗбүри шарт булып үзе турындагы мәгълүматларны ачуга ризалык һәм Россия Федераль салым хезмәтенең килештерү киңәшмәсендә катнашучы сыйфатында җәлеп итү тора. Фон Фонд бушлай ярдәм күрсәтә. Фонд эшчәнлеге һәм аның бурычны реструктуризацияләүгә ярдәм итү вариантлары турында тулырак түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://fondsrd.ru/. Фондның Татарстан Республикасындагы бүлеге түбәндәге адрес буенча урнашкан: Казан шәһәре Пушкин ур., 18 йорт (ТР ССП бинасы). Элемтә өчен: ТР ССП рәисенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Карпухин +7 (843)236-86-71

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International