Үзәк район хастаханәсе автопаркы ашыгыч медицина ярдәме машинасы белән тулыланды
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан медицина учреждениеләре җитәкчеләренә яңа Ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре ачкычлары тапшыру тантанасы булды, анда Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Базарлы Матак үзәк район хастаханәсе автопаркы яңа Ашыгыч медицина ярдәме автомобиле белән тулыланды, ул район халкына беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле барлык реанимация җайланмалары белән җиһазландырылган.
Үзәк район хастаханәсе автопаркын яңарткан һәм ярдәм иткән өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Хөрмәтле Әлки районы халкы! Тормыш өчен куркыныч һәм кичектергесез очракларда ашыгыч медицина ярдәме чакырырга кирәклеген исегезгә төшерәбез. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек телибез!