Татарстанда күчемсез милекне рәсмиләштергәндә законнарга үзгәрешләр кертү буенча кайнар линия узачак

2025 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанда күчемсез милекне рәсмиләштергәндә законнарга үзгәрешләр кертү буенча кайнар линия узачак.

2025 елның 1 мартыннан җир кишәрлекләрен, биналарны һәм корылмаларны рәсмиләштерүне кызыксындыруга юнәлдерелгән 487-ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керә.Бу датадан күчемсез милекне рәсмиләштергәндә нәрсә үзгәрәчәген иртәгә - 29 гыйнварда 10нан 12 сәгатькә кадәр булачак кайнар линия вакытында белергә мөмкин булачак. Принимать звонки от граждан и юридических лиц будут специалисты Росреестра и Роскадастра по Республике Татарстан.Шулай ук кайнар линия вакытында 2025 елның гыйнварыннан үз көченә кергән законнардагы үзгәрешләр буенча киңәшләшергә була.Мәсәлән, нинди шартларны үтәгәндә, кыскартылган срокларда күчемсез милек объектын кадастр исәбенә куярга һәм хокукларны теркәргә мөмкин; күчемсез милекне бүләк итү шартнамәсен ничек рәсмиләштерергә һ. б.

Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез! Иң популяр җаваплар ведомствоның рәсми ресурсларында урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International