Алпар авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылның яшь һәм үсеп килүче буыннары өчен «Наркотикларсыз тормыш» тематик сәгате үткәрделәр.Чараның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, наркотиклар куллануның нәтиҗәләре белән танышу, наркотик матдәләр кулланучы һәм башка наркотиклар белән мавыктырырга тырышучы затлар белән наркотик матдәләр пробасына тискәре мөнәсәбәт һәм үз-үзеңне куркынычсыз тоту күнекмәләрен формалаштыру иде.Чара барышында сүз наркотиклар, аларның төрләре, куллану нәтиҗәләре, наркотик матдәләрне куллануга җәлеп итү ысуллары, наркомания һәм җинаятьчелекнең үзара бәйләнеше турында барды. Чара азагында Наркомания — үлемгә китерүче куркыныч авыру һәм бик авыр хәл ителә торган һәм бүгенге көндә дәвалауның нәтиҗәле ысуллары булмаган проблема, шуңа күрә, мондый матдәләрне татып карау вәсвәсәсе никадәр зур булмасын, моны эшләргә ярамый һәм һәр кешенең сайлавы сәламәт яшәү рәвеше файдасына булырга тиеш, дигән нәтиҗә ясадылар.