Әлки районы мәдәният йортында "Гаилә" милли проекты кысаларында яшь гаиләләр клубы утырышы булды. Утырышта Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Платонова Мария Андреевна, хатын-кызлар консультациясе акушеры Хәйруллина Раилә Илсур кызы , ЗАГС бүлеге мөдире Хәлиуллина Энҗе Фирхәт кызы, Әлки муниципаль районында ТР социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гнеденкова Надежда Геннадьевна катнашты.Утырышта клубның киләсе елга эш планы турында фикер алыштылар, үз тәкъдимнәре һәм теләкләре белән уртаклаштылар.