Дәүләт символларына балаларны патриотик тәрбияләүдә, гражданлык, үз халкыңа хөрмәт, Ватанга мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль бирелә.

2025 елның 8 феврале, шимбә

Дәүләт символларына балаларны патриотик тәрбияләүдә, гражданлык, үз халкыңа хөрмәт, Ватанга мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль бирелә. Теләсә кайсы халыкта алар изгелек һәм горурлыкны гәүдәләндерә, кешеләрне хәрби һәм хезмәт батырлыкларына озатып йөргән һәм фатихалаган.Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көненә Юхмачы авыл китапханәсендә "Герб - дәүләт символы"дигән тарихи сәгать үткәрелде. Китапханәче балаларны ТР Дәүләт символикасы белән таныштырды, гербка җентекләбрәк тукталдылар, аның нинди элементлардан торуын, аның һәр элементын символлаштыруын, барсның уң аягының ни өчен күтәрелгән булуын, барсның җиде канат каурыен, үткен тешләрен һәм тырнакларын карадылар.ТР гербы турындагы белемнәрне ныгыту өчен гербны әзер шаблон буенча буядылар. Чарага "минем республикам символы"дигән тематик күргәзмә куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International