Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов истәлегенә багышланган пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узды.

2025 елның 8 феврале, шимбә

Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов истәлегенә багышланган пневматик винтовкадан ату буенча ярышлар узды.Борис Кириллович — запастагы полковник, Бөек Ватан сугышында катнашкан, Днепрны кичкәндә батырлык күрсәткән.

Аның батырлыгы буыннар хәтерендә калачак.

Чарада катнаштылар: Мария Андреевна Платонова-Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары;

Рафаэль Нурахман улы Зәйдуллин — Татарстан Республикасы «Армиягә, авиациягә һәм флотка ярдәм итү ирекле җәмгыяте» региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсенең Әлки җирле оешмасы советы рәисе;

Миләүшә Наил кызы Фәхриева-Әлки муниципаль районы мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты.

Ярышларга махсус хәрби операциядә катнашучылар, бертуган Мироновлар Виталий Владимирович һәм Сергей Владимирович килде.

Районның 11 мәктәбе укучылары пневматик винтовкадан ату буенча ярыштылар. Каты көрәштә урыннар билгеләнде:

1 урын-Чуаш Борнае урта гомуми белем бирү мәктәбе 2 урын-Алпар урта гомуми белем бирү мәктәбе 3 урын-Татар Борнае төп гомуми белем бирү мәктәбе һәм Иске Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе Шәхси зачетта:

Хәйдәров Айнур (Алпар урта мәктәбе) - 1 урын Милаева Елизавета (Чуаш Борнае урта мәктәбе) - 2 урын Каштанов Артем (Иске Матак урта мәктәбе)-3 урын

Гимназия "яшүсмерләр буынын тәрбияләү эшендә актив катнашканы һәм шартлар тудырганы өчен" Татарстан Республикасы "ДОСААФ"Әлки муниципаль берәмлеге Советы Рәисе Рафаэль Нурахман улы Зәйдуллин грамотасы белән бүләкләнде.

Җиңүчеләрне һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз! Алга таба да җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International