10 февраль көнне Югары Колчурино мәдәният йорты авыл җирлеге администрациясе белән берлектә кыска вакытлы ялда булган Махсус хәрби операция катнашучысы Дмитрий Самарин белән очрашты. Дмитрий кыскача гына үзенең хезмәте турында сөйләде, авылдашларының сорауларына җавап бирде. Очрашуда катнашучылар сугышчыга тизрәк җиңү белән өйгә кайтуын теләделәр һәм авылдашларыннан кораллар җыелмасы тапшырдылар.