10 февральдә «Балалар иҗат йорты» МББ базасында ата-аналар комитетларының республика конкурсының муниципаль этабы узды.

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

10 февральдә «Балалар иҗат йорты» МББ базасында ата-аналар комитетларының республика конкурсының муниципаль этабы узды.

Районда иң яхшы команда исеме өчен сигез команда көч сынашты.Конкурс кысаларында һәр команда «Безнең күңелле тату сыйныф» визит карточкасын һәм «бердәм тәрбия мохите: ата-аналар, балалар һәм тәрбия буенча киңәшчеләр»проектын тәкъдим итте. Интеллектуаль ярышларда катнашучылар шулай ук жюри хөкеменә иҗади эшләр күргәзмәсен күрсәттеләр.Конкурста «Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ, Түбән Әлки урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм «Чуаш Кичүе урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ ата-аналар комитетлары җиңү яулады.Базарлы Матак урта мәктәбенең ата-аналар комитеты 2025 елның 15 мартында Нурлат шәһәрендә узачак «Бердәм сыйныф серләре» республика ата-аналар комитетлары конкурсының зона этабында район данын якларга чыгачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International