Киләчәк бүген башлана! Әлки районының 9 нчы сыйныф укучылары Алексеевск аграр көллияте филиалында булдыларЧарада Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р.Х. Морадымов, "Әлки муниципаль районы мәгариф идарәсе" МКУ җитәкчесе С. Ш. Вәлиева катнашты.«Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында мәктәп укучыларын һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш дәвам итә. Бүген Әлки районы мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары Базарлы Матак авылындагы "Алексеевск аграр көллияте" ДАҺБУДА булып, һөнәрләр дөньясына мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар.Укучылар студентлар тормышы атмосферасына чумдылар, көллият укытучылары һәм студентлары белән таныштылар, шулай ук заманча аудиторияләрдә һәм лабораторияләрдә булдылар. Балалар көллият тәкъдим иткән әзерлекнең төрле юнәлешләре турында белделәр һәм практик дәресләрдә үз көчләрен сынап карадылар.