ДЕВИЗЫБЫЗ БИЛГЕЛЕ: ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘРНЕ ТАШЛАМЫЙБЫЗ

2025 елның 4 марты, сишәмбе

ДЕВИЗЫБЫЗ БИЛГЕЛЕ: ҮЗЕБЕЗНЕКЕЛӘРНЕ ТАШЛАМЫЙБЫЗ!

Әлки районыннан МХО зонасына һәм Лисичанск шәһәренә чираттагы гуманитар йөк китерелде.

Районыбыз халкы, йөрәк кушуы буенча, якташларыбызга – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итә. Җыелган әйберләр арасында-пиломатериал, мототехника,медикаментлар, маскировка челтәрләре, газ баллоннары, окоп шәмнәре, су, озак вакыт саклау продуктлары, тәм-томнар, шәхси гигиена чаралары, кием-салым, аяк киемнәре һәм башкалар.Хатларны һәм балалар җибәргән рәсемнәрне аерым билгеләп үтәргә кирәк.Безнең сугышчылар һәм Лисичанск шәһәре халкы районның барлык халкына зур ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International