Бүген Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин рәислегендә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе утырышы булды. Киңәшмәдә балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне һәм хокук бозуларны профилактикалауга бәйле төп мәсьәләләр, шулай ук район мәгариф учреждениеләрендә террорчылыкка каршы куркынычсызлыкны тәэмин итү, балаларның гомерен һәм сәламәтлеген саклау чаралары каралды.