Бүген Базарлы Матак авыл җирлеге халкы белән йомгаклау очрашуы узды. Чара барышында җирлекнең узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм алдагы чорга төп эш юнәлешләре билгеләнде.
Нотык белән Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады, ул 2025 елда авыл җирлеге үсешенең төп күрсәткечләренә анализ ясады. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин да чыгыш ясап, ирешелгән нәтиҗәләргә йомгак ясады һәм киләчәккә өстенлекле бурычлар билгеләде.
Очрашу ахырында тантаналы бүләкләү булды. Билгеләнгәннәр:
- Авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткән Фермер Фаил Фәтхетдинов;
- Мобилизацияләнгәннәрнең әниләре-Румия Гәрәева, Нәгыймә Гуляева, Надежда Вассунова, Людмила Миронова актив гражданлык позициясе күрсәттеләр;
- Алтын туйларын билгеләп үткән Төхфәтуллиннар гаиләсе;
- Район үзәген һәм йорт яны территорияләрен төзекләндерүдә актив катнашкан оешмалар һәм шәхси затлар.