Район Советының хисап утырышы узды

2026 елның 6 феврале, җомга

Әлки районында район Советының 2025 ел йомгакларына һәм 2026 елга планнарга багышланган хисап утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, «Алексеевскдорстрой» ААҖ Директорлар советы рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Александр Чубаров һәм башка рәсми затлар катнашты. Сессия башланыр алдыннан кунаклар Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин белән район казанышларын чагылдырган күргәзмәләрне карадылар. Александр Никошин үзенең докладында дәүләт программалары һәм милли проектлар кысаларында башкарылган эшләр, шулай ук узган елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә аерым игътибар бирелде. Шулай ук Александр Федорович 2026 елга бурычлар турында сөйләде һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International