Финанс хезмәте - банк хезмәте, иминият хезмәте, кыйммәтле кәгазьләр базарында хезмәт күрсәтү, финанс оешмасы тарафыннан күрсәтелә торган һәм кулланучының акчаларын җәлеп итүгә һәм (яисә) урнаштыруга бәйле башка хезмәт күрсәтү ("Конкуренцияне яклау турында"26.07.2006 N 135-ФЗ Федераль законның 4 маддәсе). Финанс хезмәтләре күрсәтүче оешмалар:- банклар; - микрофинанс компаниясе яки микрокредит компаниясе формасындагы микрофинанс оешмалары. Микрофинанс компанияләре бер миллион сумнан артмаган кулланучылар займнары бирергә хокуклы, микрокредит компанияләре биш йөз мең сумга кадәр займнар бирергә хокуклы.