Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Бер картның сөйләгәннәре хәтеремдә уелып калган
2014 елның 24 октябре, җомга
Совхоз делянкасы урман эчендә урнашкан умарталык янында иде. Авыллардан шактый ерак. Умарталыкны күп кенә еллар саклап, алачык кадәр генә кечкенә өйдә чуаш милләтеннән булган әби белән бабай яшиләр иде. Бабайга, үзе әйтүе буенча, 70 яшь. Ул бик картайган, таушалган, авыру хәлдә, уйчан-моңсу иде. Исемен хәтерләмим, фамилиясе Еликов, тумышы белән Чуаш Борнаеннан иде. Абый белән икебезгә ул җан тетрәткеч язмышы турында сөйләде.
… 1921-22 еллардагы ачлыкның беренче айларында ук аның болай да авыру хатыны үлеп китә. Тол калган ир, ачлыктан ничек тә булса котылу нияте белән, 5 яшьлек улын һәм 3 яшьлек кызын алып читкә китәргә ниятли. Казанга алып баручы бердәнбер юл – кантон үзәге Спас шәһәреннән пароходка утырып китү. Болар җәяүләп юлга чыгалар. Беренче көнне шактый озын юл үтеп, караңгы төшкәч Яңа Тахтала (1997 елдан ул авыл юк) авылына барып җитәләр.
Балалар белән йоклап чыгарга фатирга кермиләр, берәүләрнең мунчасына кереп йоклыйлар. Алдан ук шундый планы булгандырмы, ата кеше 5 яшьлек улын йоклаган килеш мунчада калдырып, кызын ияртеп, беркемгә күренмәскә тырышып юлга чыгып китә.
Кайсы якларга урнашып яшәгәндер, анысын сөйләдеме, инде хәтерләмим. Ачлык елларында тиф, дифтерия кебек йогышлы чирләр күп кешенең гомерен өзгән бит. Абзыйның кызы да авыру ияртеп үлеп китә. Шулай итеп бу ир фани дөньяда берүзе кала.
Ачлык афәте узгач, ул туган якка әйләнеп кайта. Олыгайган көнендә өйләнә, ләкин башка балалары булмый. Улы белән кызы хәсрәтеннән көчле йөрәк әрнүе генә кала.
Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан теге мунчада йоклатып калдырган улы атасын эзләп таба. Бәхеткә, бу ир бала үзенең фамилиясен һәм исемен әйтә алган. Ә менә атасының исемен, авылын белмәгән. Яңа Тахтала авылының мәрхәмәтле кешеләре бу балага ачтан үләргә бирмиләр, коткарып калалар. Ул хәзерге Димитровград шәһәрендәге балалар йортына килеп эләгә һәм үсеп җиткәнче шунда тәрбияләнә.
Ата кешегә улы белән табышу, очрашу моңсу шатлык булса да, үзен гаепле итеп тою, үкенеп яшәү гомер буена дәвам итә. Улының: "Әти, безне аермаска иде, сеңелемне дә минем белән калдырып китәргә булган, ул да исән калган булыр иде",–дигән сүзләре атасының янган йөрәгенә тагы да ут өсти. Бичара карт гомере буе кара кайгыда, үкенеч хисе белән яши.
Күп еллар элек булган ачлык хәлләренең кешеләр тормышында нинди фаҗигаләр китереп чыгаруын искәртү өчен яздым бу хәтеремә уелып калган хәсрәтле хатирәне.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
май, 2026 ел
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
05.05.2026 елга ашыгыч кисәтү
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
2026 елның 7 маенда «Иң мөһиме турында» III республика конкурсы башлана
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
"Үлемсез полк" акциясе миллионлаган россиялеләрне хәтер һәм рәхмәт бердәмлеге сафында берләштерә
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
Хәтер һәм мәрхәмәтлелеккә бергә: «Кызыл канәфер» бөтенроссия акциясе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз