Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда Әлки районыннан чыккан якташлар очрашуы булып үтте.
2015 елның 18 марты, чәршәмбе
Заманында ил җитәкчелеге чакыруы буенча районыбызның төрле авылларыннан егетләр һәм кызлар Түбән Кама ГЭСы (1964 ел), КамАЗ (1969 елдан башлап) төзелешләренә киткән.
Аларның күбесе үзләре корган шәһәрләрдә төпләнеп калып, хәзер инде дәү әни, дәү әтиләр булып оныкларын тәрбияләп, матур гына яшәп яталар. Очрашуга мәдәният йортын тутырып әнә шул якташларыбыз җыелган иде. Бирегә Яр Чаллыдан гына түгел, Алабуга, Түбән Кама, Казан шәһәрләреннән дә килүчеләр байтак булды. Дулкынландыргыч очрашу һәм концертны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева алып барды.
–Хөрмәтле дуслар, туганнар! Бүген безнең Чаллы шәһәрендә нәсел тамырлары иң ерак районнарның берсе Әлкидән булган якташлар очрашуы. Әйе, тормыш елгасы ул тиз ага. Менә сезнең бу якларга килеп төпләнүегезгә биш дистәгә якын вакыт узган. Күпләрегез инде лаеклы ялда. Әмма туган туфрагыбыздан кош балалары сыман төрле якларга таралышсак та, кай яклардан икәнебезне онытмыйк, буыннар җепләрен өзмичә яшик. Бу җирдә үз эзебезне калдырырга тырышыйк, – диде ул залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп.
Бу кичәнең истәлекле мизгелләре шактый булды. Менә очрашуны алып баручы районыбыз авылларын атый һәм залда утыручы якташларыбызның урыннарыннан күтәрелүен, ә тамашачыларның аларны алкышлавын сорый. Әлкинең барлык авыллары атап үтелде. Аеруча Чаллы, Салман, Карамалы, Әнҗерә, Чуаш Кичүеннән күп иде якташларыбыз.
КамАЗ төзелеше Әлкидә туып-үскәннәрнең бик күбесен заманында Чаллыга тартып китергән шул. Араларында кемнәр генә юк: мәгариф, медицина, төзелеш тармакларында эшләүчеләр, гади хезмәткәрләр һәм җитәкчеләр. Бүгенге чарада сәхнәгә чакырып ветераннарны да хөрмәтләделәр, аларга бүләкләр тапшырдылар. Иске Камкадан Рафикъ һәм Рәйсә Сәгъдиевлар, Яңа Әнҗерәдән Рәшит Вәлиев, Китәнчедән Әхәт Ганиев, Кошкидан Ринат Вафин, Хузангайдан Николай Александров, Яңа Салманнан Раяз Хәнәфиев – барысы да безнекеләр, шәһәрнең үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр. Алар туган яклары хакында сагыну хисләре белән сөйләделәр, күп истәлекләрен яңарттылар.
Якташлар оештырган бу чарада районыбыздан да зур делегация – җитәкчеләр, үзешчән сәнгать вәкилләре катнашты.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова барлык райондашлар исеменнән чаллылыларга кайнар сәламнәрен юллады, истәлекле бүләкләр тапшырды. Үзешчәннәребез Ринас Шиһапов, Ленар Гыймаев, Рифат Садыйков, Людмила Емельшина, "Сөмбелә" дуэты, "Әлки мишәрләре" фольклор ансамбле моңлы итеп җырлаулары, өздереп биюләре белән залда утыручы тамашачыларның күңелләренә якты мизгелләр өстәделәр. Җаннарны сафландыра, күңелләрне баета торган очрашу булды бу.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә дошман очкычларына каршы көрәшү өчен мобиль ут төркемнәренә кабул итү ачылды
Татарстан Республикасы территориясендә дошман очкычларына каршы көрәшү өчен мобиль ут төркемнәренә кабул итү ачылды
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
20
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 56 меңнән артык граждан консультация алды
2026 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең бердәм контакт-үзәге телефоны буенча 56 меңнән артык граждан консультация алды
Май аенда Россия Социаль фондыныңТатарстан Республикасы буенча бүлекчәсе керемнәре тиешле суммадан 10 %ка арткан күп балалы гаиләләргә түләүләрне яңадан караячак
Май аенда Россия Социаль фондыныңТатарстан Республикасы буенча бүлекчәсе керемнәре тиешле суммадан 10 %ка арткан күп балалы гаиләләргә түләүләрне яңадан караячак
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз