Әлки районында гыйнвар-февраль айларында 15 миллион сумлык сөт сатылган

2015 елның 18 марты, чәршәмбе

Акчага күчереп исәпләгәндә бу 14 миллион 911 мең сумлык сөт сатылган дигән сүз.  Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда сөт 84 тоннага күбрәк хәзерләнгән. Иске Чаллы, Салман, Түбән Әлки, Иске Алпар, Ташбилге авыл җирлекләрендә яшәүчеләр сөт тапшыруда әйдәп баралар. Соңгы елларда сөт җитештерүнең үсүен белгечләр районда терлекләрне ясалма орлыкландыруның яхшы оештырылуы белән аңлаталар.


 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International