Шунысын да әйтергә кирәк: училище тәмамлаганда егетләр һөнәр алу турындагы дипломнан тыш тракторларның барлык төрләрен, автомобильләрнең "С" һәм "В" категорияләрен йөртү таныклыгы да алып чыгалар. Училище мастерлары Виктор Зюзин, Вячеслав Черников, Хәлил Фәсахов, Владимир Савинов егетләргә техника серләрен аңлату өчен зур тырышлык куялар.
–Хәзергә "В" категориясе буенча укулар туктатылды. Бу – вакытлыча гына. Кирәкле документларны туплагач, лицензия алачакбыз һәм киләсе уку елыннан әлеге категория буенча да белем бирүне дәвам итәчәкбез,–дип аңлатты филиал директоры Илнур Шәйдуллин.
–Көллият ябылырга мөмкин икән, дигән сүзләрне ишеттем. Алар дөреслеккә туры киләме?–дип сорадым җитәкчедән.