Әлеге акция юлларда аварияләр санын һава шартлары үзгәрешеннән чыгып киметүгә юнәлтелгән. Бу чара кысаларында юл хәрәкәте инспекторлары ДОСААФ җирле оешмасы курсантлары белән очрашып әңгәмә үткәрделәр. ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин курсантларга төрле явым-төшемнәр, көн белән төн алышынганда күз күременең чикле булуы, температура үзгәргәндә үз-үзеңне дөрес тоту, шул исәптән хәрәкәт тизлеген саклау кагыйдәләре хакында сөйләде. ЮХИДИ инспекторлары акция барышында район мәктәпләренә, балалар бакчаларына барып әңгәмәләр үткәрергә планлаштыралар.