Чисталык икеайлыгы башлана

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

Шушы вакыт аралыгында авыл урамнарын, йорт-тирәләрен, юл кырыйларын, оешма, учреждение, предприятиеләр территорияләрен кыш буе җыелган чүп-чардан арындыру, чистарту эшләре башкарылачак. Шулай ук бакча һәм паркларны, балалар мәйданчыкларын, зиратларны төзекләндерү, каты-көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын барлау һәм ремонтлау да күздә тотыла. Район үзәгендә, авыл җирлекләрендә күпләп агачлар утырту да эш планына кертелгән.

Көннәр җылы тору сәбәпле күп җирләрдә кар эреде, шуның белән бергә берничә ай буе җыелып торган чүп-чар да өскә калыкты. Апрель җиткәнне көтеп торасы түгел, хәзердән үк җыештыру эшләренә керешергә кирәк. Шуңа да беренче өмәләр оештырыла башлады инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International