Район хуҗалыклары һәм предприятиеләре аларның үзебезгә эшкә кайтуына бик тә өметләнә. Яшь белгечләргә төрлечә ярдәм күрсәтү чаралары да бар. Әйтик, институт, университет тәимамлап, авыл хуҗалыгына эшкә урнашучыларга бер тапкыр 100 мең сум акча түләнә. Аларның махсус урта белемле коллегаларына мондый түләү 50 мең сум тәшкил итә. Моннан тыш бер ел дәвамында яшь белгечнең хезмәт хакына ай саен 5 мең сум өстәп түләнә.