Авыл хуҗалыгы белгечләре галимнәр белән киңәшләште

2015 елның 23 марты, дүшәмбе

Кереш сүз белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Роберт Гадиев чыгыш ясады. Ул безнең хуҗалыкларның үсеше, ягулык, минераль ашламалар белән тәэмин ителеше, машина-трактор паркының торышы турында сөйләде, дәүләт ярдәме  буларак бирелә торган субсидияләр белән таныштырды.

Укулар кичкә кадәр дәвам итте. Вакытлыча студентка әйләнгән авыл белгечләренә агробизнес институты профессоры Владимир Фомин, доцент Рафаиль Исхаков, укыту-методика бүлеге начальнигы Илдар Нигъмәтҗанов җир эшкәрткәндә ресурслардан сакчыл файдалану, сөтчелек көтүлеген тулыландыру, терлекчелектә нәсел һәм селекция эшенең роле, сөт җитештергәндә сакчыл алымнар куллану турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International