Әнҗерәнең “Үлемсез полкы”

2015 елның 24 марты, сишәмбе

Җиңү бәйрәменә әзерләнгән бу көннәрдә авыл мәктәбе укытучылары, укучылар сугышта катнашкан, һәлак булган, җиңү яулап әйләнеп кайткан авылдашларының истәлеген яңарту өстендә эшлиләр. “Үлемсез полк” республика акциясенә кушылып, аларның фоторәсемнәрен җыялар. Хәзер инде зурайтылган 70 фотодан мәктәптә стенд төзегәннәр. Бу фоторәсемнәрне 8 май көнне митингка да алып чыгачаклар. Стендны тулыландыру дәвам итә. Эзләнүне  мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлсинә Гыйззәтуллина җитәкли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International