Район үзәге Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнә

2015 елның 24 марты, сишәмбе
Банерларга район үзәгендә яшәүче хөрмәтле ветераннарыбыз Бари Гыйльмиев һәм Лев Миндрюковның фотосурәтләре төшерелгән. Алар икесе дә Япония милитаристларына каршы Көнчыгыш фронтта сугышларда катнашканнар. Урамнарда шулай ук “Җиңү көне белән!”, “Бөек Җиңүгә 70 ел” дип язылган банерлар да урнаштырылды. Аларны Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты һәм район мәдәният бүлеге әзерләгән. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мондый банерлар башка авылларда да эленәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International