Авыл клубы хезмәткәрләре концерт номерлары әзерләгәннәр, тәмле ботка, коймак пешергәннәр. Бәйрәм авыл урамнарында үткәрелгән, аларда күп кеше катнашкан. Борынгы бәйрәм заманча төсмерләр алып, бмк күңелле үткән: яшьләр генә түгел, хәтта әбиләр дә рәхәтләнеп биегәннәр. Шулай ук алда торган зур вакыйганы да онытмаганнар мәдәният хезмәткәрләре: авылдашларына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап ясалган стендларны күрсәткәннәр.