Быел юлчылар республиканың 20 районында юл төзү һәм ремонтлау эшләре башкарган. Хәзерге вакытта коллективта 163 кеше эшли, 2010 ел белән чагыштырганда эшчеләр саны 1,5 тапкыр арткан.
Җәмгыятьнең Әлки участогы быел Чуаш Шәпкәсе-Яңа Сихтермә, Кошки–Иж-Борискино юлларын ремонтлаячак. Авыл юлларын төзекләндерү буенча 51 миллион сумлык эш башкару күздә тотыла. Бу һәм башка бик күп саннар, күрсәткечләр Әлки участогында район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин, җәмгыятьнең генераль директоры Фоат Вәлиев катнашында үткән очет җыелышта китерелде.