Татарстан буенча һава температурасы төнге сәгатьләрдә 5-10, аязган вакытта 15 градуска кадәр салкын булачак. Көндез 0 дән алып 5 градуска кадәр җылыта.
Казанда шулай ук явым-төшем көтелми. Төнлә 5-7, аязганда 9-11 градус салкын булса, көндез 3-5 градуcка кадәр җылы булачак.
1 апрельгә каршы төндә Татарстанда 9-12 градус салкын булачак. Юлларда урыны белән бозлавык.