Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
Хлебодаровка мәктәбе стенасына Василий Прохоров истәлегенә мемориаль такта куелды
2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
Мемориаль такта өчен урын очраклы сайланмаган, чөнки шул тирәдә генә хезмәт герое яшәгән өй, аның исемен йөрткән урам урнашкан бит. Василий Никитович Прохоровның авылда абруе югары булып, аны һәркем хөрмәт итә иде. Чөнки ул үзе гаҗәеп кеше иде бит. Шушы авылда туып үскән, шуннан армиягә киткән. Ә сугыш башлангач, илебез азат булсын дип батырларча көрәшкән. Авылына ул Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнеп кайта. Туган ягын өзелеп яраткан егет бәхет эзләп әллә кайларда йөрми, җиң сызганып эшкә керешә. 1958 елдан ул вакытта районның иң эре хуҗалыкларыннан саналган “Салман” совхозының II бүлекчәсен җитәкли Василий Никитович. Бөтен тырышлыгын куеп эшли ул. Уңганлыгын күреп, хезмәте нәтиҗәләрен югары бәялиләр – 1966 елда СССР Верховный Советы Президиумы Указы белән якташыбызга Социалистик Хезмәт герое исеме бирелә.
Күбебез данлыклы авылдашыбызны яхшы белә, хәтерли. Мемориаль такта ачу тантанасында тирә-як авыллар халкы катнашу әнә шуны раслый. Василий Никитович белән бергә эшләгән механизаторлар Григорий Захаров, Геннадий Шевелин, савымчылар Прасковья Чуманова, Анна Чуманова, Прохоровтан соң бүлекчә управляющие булган Александр Кузнецов аны мактап һәм сагынып искә алдылар. Сугыш батыры, хезмәт герое булган авылдашыбыз белән чын-чынлап горурлык хисләре кичердек без бу тантанада. Ә “Рябинушка” ансамбле, мәктәп укучылары концерты күңелләрне нечкәртте, бәйрәм рухы өстәде. Өйе, без данлы якташларыбызны онытырга тиеш түгел!
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
апрель, 2026 ел
28.04.2026 га ашыгыч кисәтү
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 27 апрельдә 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 28 апрель
26
апрель, 2026 ел
Шторм кисәтүе 27.04.2026
Шторм кисәтүе 27.04.2026
25
апрель, 2026 ел
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
26.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
24
апрель, 2026 ел
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ВФСК тестлау үзәге Әлки районы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз