Әлки районының тугыз авылына җепселле оптик телефон үткәргечләре салыначак

2015 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе
Мондый мөмкинлекне республиканың “250” дип исемләнгән программасы тудырды. Әлеге программа нигезендә 250 һәм аннан артыграк кеше яшәгән торак пунктларга сыйфатлы Интернеты, кабельле телевидениесе булган элемтә үткәргечләре салыначак. Бу бәхетле авыллар исемлегенә Апак, Югары һәм Түбән Әлморза, Иске Салман, Иске Тахталы, Татар Борнае, Карга, Иске Матак, Түбән Колчурино кергән. Хәзерге вакытта бу авылларда җепселле үткәргечләр салуның документация эшләре төгәлләнеп килә. Тиздән элемтәчеләр үткәргечләрне салуга да керешәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International